"АгроРаздолье" ҖЧҖ тракторчы-машинисты Флорид Мингалимов "Фидакарь хезмәт өчен"медале белән бүләкләнде.

2024 елның 8 ноябре, җомга

Бүләкне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Бүген «Казан Экспо» да авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Быел Татарстанда 3,8 млн тонна ашлык үстерелгән. Тулаем җыем 2,5 млн тонна шикәр чөгендере, 1,2 млн тонна бәрәңге һәм яшелчә белән тәэмин ителгән. Терлекләрне продуктив кышлату өчен җитәрлек азык әзерләнгән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, болар барысы да-АПК хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте.

Республика Рәисе үз чыгышында иң күп ашлык суктырган комбайнчыларны билгеләп үтте, алар арасында Яңа Чишмәлеләр дә бар: Алексей Козлов, Александр Кочетов.

Татарстан Республикасы Рәисе СВО кысаларында күрсәтелә торган ярдәмнәре өчен аграрийларга аерым рәхмәт белдерде – барлык районнар сугышчыларга һәм яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә йөзләрчә тонна продукция җибәрә.

Аннары ул агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән аерым өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International