Яңа Чишмә муниципаль районында бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү узачак

2024 елның 1 ноябре, җомга

“Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә Яңа Чишмә муниципаль районында яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар уздыруны планлаштыра.

Кабул итү 2024 елның 21 ноябрендә 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр, Яңа Чишмә ав., Совет ур., 80 нче йорт адресы буенча узачак.

Чарада Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминиятләштерү бүлеге, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International