Яңа Чишмә районында 55 ел элек төзелгән Мәдәният йорты ремонтланган.

2024 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Петропавловская Бистәсе авылына капиталь ремонттан соң 23 октябрьдә авыл мәдәният йорты ачылу күптән көтелгән бүләк булды. Эшләр «Мәдәният»милли проекты кысаларында республика программасы нигезендә башкарылды. Мәдәният йортын реконструкцияләү бу елның язында башланды. Бүгенге көндә әлеге илкүләм проект ярдәмендә учреждениедә түбә ремонтланган, бинаның фасады җылытылган, тәрәзә һәм ишекләр алыштырылган, тамаша залы һәм кабинетлар төзекләндерелгән. Яңа җылыту, канализация һәм суүткәргеч системасы, шулай ук видеокүзәтү системасы урнаштырылган. Фойе һәм коридорларда стеналарны һәм түшәмне тәртипкә китерделәр, заманча яктырту ясадылар. Бина янында территория төзекләндерелде, брусчатка җәелде. Болдырны резина валчык белән каплап, пандус куйдылар. Яңартылган тамаша залын сәхнәләрне яңа киемнәр һәм уңайлы театр креслолары белән бизәделәр, заманча музыка аппаратурасы белән җиһазландырдылар. Барлык ремонтка 25 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Петропавловка авыл җирлегендә 500 дән артык кеше яши. Хәзер биредә уңайлы иҗат өчен барлык шартлар да тудырылган. Инде хәзер үк мәдәният йорты базасында «Подруги» һәм «Сударушки»вокаль коллективлары эшли. Учреждение янындагы тантаналы ачылышта авыл халкына сәламләү сүзләре һәм котлаулар белән район башлыгы Вячеслав Козлов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов, Петропавловка авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Никитин һәм «Чишмә-Сервиз» ҖЧҖ подряд оешмасы директоры Шәфкать Сабиров мөрәҗәгать итте. "Ерак җирләрдә мәдәният учреждениесе-ул тулы бер дөнья, иҗат һәм күңел ачу дөньясы. Биредә һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль сайлый ала: җырлый, бии, декоратив-гамәли иҗат, халык һөнәрләре белән шөгыльләнә. Мондый матурлыкта хәзер дәресләр, бәйрәмнәр, дискотекалар, ял кичәләре узуы бик күңелле. Республика җитәкчелегенә, ТР Мәдәният министрлыгына һәм ТР ГИСУга мәдәният йортын капиталь ремонтлау мөмкинлеге өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә", - диде район башлыгы Вячеслав Козлов һәм подряд оешмасын төзүчеләр Әхмәдов Акпарходжга һәм Егиазарян Давидка сыйфатлы ремонт өчен рәхмәт хатлары тапшырды. Подрядчы шәфкать Сабиров мәдәният йорты коллективын котлап, алга таба барырга һәм тагын да зуррак уңышларга ирешергә теләп, музыкаль колонка тапшырды. Аннары чара тамаша залында бәйрәм концерты белән дәвам итте. Яңа Чишмә районының иң яхшы артистлары һәм иҗат коллективлары авыл мәдәният йортына яңа иҗат тормышына старт биргән якты концерт номерлары бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International