Ел саен 9 октябрьдә Бөтендөнья почта көне билгеләп үтелә.
Бу көнне 1874 нче елда төп халыкара почта оешмасы — Бөтендөнья почта берлеге (ВПС) нигезләнә. 1969 нчы елда Токиода узган конгресста бу датаны Бөтендөнья почта көне буларак билгеләп үтү турында карар кабул ителә.
10 октябрь көнне “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” филиалында әлеге бәйрәмгә багышланган чара узды. Бәйрәмгә көчле почта элемтәсе системасын булдырган ветераннар, бүгенге көндә эшләүче һәм эшләгән хат ташучылар чакырылган иде. Чараның беренче өлешендә филиал җитәкчесе бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, хат ташучыларга сабырлык, нык сәламәтлек һәм бәхет теләде. Алар, үз чиратында, почтада эшләгән вакытта килеп туган хәлләр белән уртаклаштылар. Бәйрәмнең икенче өлешендә «Мәкальләрне беләсеңме?!», «Иң яхшы язылуны оештыручы», «Әйдә тизрәк саныйбыз» дип исемләнгән конкурсларда катнаштылар. Чара чәй өстәле артындагы әңгәмә белән дәвам итте.