Яңа Чишмә районы социаль учреждениеләрендә җылылык бирә башладылар.

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Башкарма комитет карары нигезендә, хастаханә, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре өчен җылыту сезоны 23 сентябрьдә башланды.бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов «эшлекле сишәмбе»дә хәбәр итте.

«Терроризмга Юк» айлыгы кысаларында төрле чаралар үткәрелде, дип хәбәр итте районның террорчылыкка каршы комиссиясе секретаре Айгөл Глазунова. Ринат Фәсахов оешма һәм предприятие җитәкчеләренең игътибарын куркынычсызлык чараларын үтәргә һәм уяулыкны арттырырга кирәклегенә юнәлтте.

Яңа Чишмә халкы Казандагы ярминкәдә ярты миллион сумнан артык продукция саткан, дип хәбәр итте район башлыгы урынбасары Надежда Попкова. Яңа Чишмәлеләр 11 сәүдә ноктасы ачтылар һәм шәһәр халкына товарларның киң ассортиментын тәкъдим иттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International