Халыкара укый-яза белү көне 1966 елдан билгеләп үтелә башлый. Әлеге көннең төп максаты – ЮНЕСКО эшчәнлегенең төп өлкәләренең берсе – укый-яза белүчәнлекне үстерүдә җәмгыятьнең тырышлыгын активлаштыру. Укый-яза белү – үткәннәрне өйрәнергә, киләчәккә мирас калдырырга мөмкинлек бирә.
2024 нче елның 10 нчы сентябрендә “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” филиалында Шахмай урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары белән Халыкара укый-яза белү көненә багышланган уен-кичә үткәрелде. Балалар белән, иң беренче чиратта, әлеге көн турында фикер алышынды. Аннан ике командага бүленеп, викторина башланып китте. Викторина ике фәнне үз эченә алган иде: татар теле һәм рус теле. Укучылар бик теләп уеннарда катнаштылар, һәр сорауга төгәл җавап бирделәр. Әлеге уен-кичә аларга үзләренең белемнәрен тикшереп карарга һәм үткән дәресләрне искә төшерергә мөмкинлек бирде.