Россиядә «Земство мәдәният хезмәткәре»программасы эшли башлаячак»

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

«Земство мәдәният хезмәткәре» программасы 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керергә тиеш. Мондый йөкләмәне Владимир Путин Көнчыгыш икътисадый форумында чыгыш ясаганда хөкүмәткә бирде. "Ул (программа-Прим.Ред.) авыл клублары, иҗат йортлары, китапханәләр, музыка мәктәпләре, Музейлар хезмәткәрләренә, ягъни асылда безнең мәдәни суверенитетыбызны, тәңгәллегебезне, традицион кыйммәтләребезне саклаучы, яшьләрне тәрбияләүче кешеләргә ярдәм итәргә тиеш», — дип белдерде Дәүләт Башлыгы. Чыгыш тексты Кремльнең рәсми сайтында бастырылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International