Яңа Чишмәдә «Ялкын» ябык футбол манежы ачылды

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Яңа Чишмәдә «Ялкын» ябык футбол манежы ачылды, ул спортның бу төре белән ел әйләнәсе шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк. Ачылу тантанасында район башлыгы Вячеслав Козлов, Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Шәйхетдинов Хәлил катнашты.

Вячеслав Козлов билгеләп үткәнчә, футбол районда бик популяр һәм аны балалар да, өлкәннәр дә ярата. «Ялкын» манежы төрле дәрәҗәдәге футболчыларны ел әйләнәсе профессиональ әзерләүне тәэмин итәчәк, дип өстәде ул.

Төзелешнең иганәчеләре булып Тәһәветдиновлар һәм Җәләевлар гаиләләре чыгыш ясады, алар форма, спорт инвентаре һәм футбол туплары сатып алу өчен 1 миллион сум акча бүләк иттеләр.

Кызыл тасманы кискәннән соң кунаклар объектны карадылар һәм тәрбияләнүчеләр белән аралаштылар. Яңа кырда тупка беренче сугу хокукын Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Вячеслав Козлов алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International