«Эшлекле сишәмбе» дә район Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов учреждениеләрне җылыту сезонына вакытында әзерләүнең мөһимлегенә игътибар итте. Район әзерлек паспортын 1 ноябрьгә кадәр алырга тиеш.
Күпчелек объектлар кирәкле сынауларның бер өлешен узган инде. Кайбер учреждениеләрдә иске казаннар алыштырылган. Котельныйларга косметик ремонт ясалган. Котельныйлар операторлары махсус укулар уздылар, тиешле таныклык алдылар.
Күпфатирлы йортларны шулай ук җылыту чорына әзерлиләр - «Яңа Чишмә ТКХ " МУП ведомствосында барлыгы 682 фатир бар. Хәзер эшчеләр вентиляция шахталарын тикшерү буенча эш алып баралар.