77 бала хәйрия акциясенә мохтаҗ. Бу хакта атна саен «Эшлекле сишәмбе»дә район мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина сөйләде. Ел саен акциягә бизнес, республика предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре, шулай ук гади гражданнар кушыла. Узган ел акция кысаларында 400 мең сумнан артык акча җыелган иде.
"Сер түгел, балаларны мәктәпкә җыю — шактый чыгымлы һәм катлаулы эш. Битараф булмаган халык акциядә инде беренче ел гына катнашмый. Сезнең ярдәмгә һәм катнашуыгызга өметләнәбез."- дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Вячеслав Козлов район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләренә.
«Форпост» үзәгенең 6 айлык эш нәтиҗәләре турында Дарья Селиверстова сөйләде. Яңа Чишмә районында хокук бозуларны профилактикалау буенча 14 отрядның гомуми саны 100 кеше тәшкил итә. Кичке вакытта җәмәгать урыннарына 15 рейд үткәрелгән. 30 дан артык спорт, профилактика, патриотик, интеллектуаль чаралар уздырылды.
Социаль челтәрләрдә деструктив төркемнәр ачыклана, шундый 7 төркем ачыкланган, барысы да Роскомнадзор тарафыннан блокланган.