Кырларга беренчеләрдән булып «Агрораздолье» ҖЧҖ, Козлов Виктор һәм Вәлиев Фәргать фермер хуҗалыклары чыкты.
Район аграрийларына барлыгы 65 мең гектарда уңыш җыярга туры киләчәк, шуның 36 сы «Агрораздолье» ҖЧҖендә, бүген 9 комбайн суктыруга кереште.
Уңдырышлылык гектардан 40 центнер тәшкил итә.
Игенчеләргә урып-җыю эшләрен уңышлы башкаруларын, яңа хезмәт казанышлары һәм рекордлар куюларын телим!