12 июнь – Россия көне уңаеннан “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее”нда Шахмай авылы мәдәният йорты белән берлектә, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның мөһимлеге темасына үзенчәлекле чара узды. Мәдәният хезмәткәрләре “Кояшкай” дип исемләнгән мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен “Россия – безнең Ватаныбыз” исеме астында әдәби уен оештырдылар. Балалар викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр, уеннар уйнадылар, асфальтта Россия флагын һәм гербын ясадылар.