30 майда Яңа Чишмә районы Советы бинасында Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы уздырылды.

2024 елның 7 июне, җомга

Утырышта мәктәп директорлары һәм районның авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

2024 елның 4 ае эчендә Яңа Чишмә районында аварияләрне анализлау һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча административ хокук бозуларны автоматлаштырылган рәвештә теркәү үзәге мәгълүмат алмашу һәм саклау бүлеге башлыгы полиция подполковнигы Рамил Нәбиуллин чыгыш ясады. Район территориясендә узган 2023 елның шул ук чорына карата юл-транспорт һәлакәтләренең төрләре, травма алучылар, шул исәптән каза күргәннәр балалар саны буенча үсеше билгеләп үтелде. Районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенә телеграмм-канал эшчәнлеген көчәйтү, исерек хәлдә йөртүчеләрнең транспорт чаралары белән идарә итү фактлары турында ышанычлы мәгълүмат бирү максатыннан халык һәм җәмәгать формированиеләре белән хезмәттәшлек итү турында тәкъдимнәр бирелде.

Мәктәп яны һәм сәламәтләндерү лагерьларында балаларның ялы вакытында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау һәм яшь инспектор отрядлары эшчәнлеген популярлаштыру буенча чаралар үтәлеше турындагы мәгълүмат белән мәгариф бүлеге башлыгы Анна Бутина һәм мәдәният бүлеге башлыгы Галина Носова чыгыш ясады.

Утырышта түбәндәге сораулар каралды:

 - мәгариф учреждениеләрендә ата аналар белән даими рәвештә алып барыла торган эш;

- скутерлар һәм мотоцикллар белән идарә итүгә таныклыклары һәм тиешле күнекмәләре булмаган балигъ булмаганнар тудырган куркыныч буенча  аңлату эше;

- мәктәп маршрутларында хезмәт күрсәтүче автобусларның техник торышы, агымдагы елда әлеге маршрутларда башкарылган юл эшләре;

- юл эшләре башкару.

Утырыш ахырында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы Олег Кирсанов «Главтатдортранс» дәүләт учреждениесенең сыйфатны контрольдә тоту һәм эшләр кабул итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Рәшид Әшрәповка Рәхмәт хаты тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International