6 июньдә илебездә Бөек рус язучысы Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел билгеләп үтеләчәк.
Укучыга А.С. Пушкин исеме яшьтән үк билгеле, чөнки балалар башта аның әкиятләре белән, аннары лирик әсәрләре, ә соңыннан романнар, повестьлар һәм пьесаларын укып танышалар.
Бөек рус шагыйре Александр Сергеевичның әдәби иҗаты бик кыйммәтле. Аның әсәрләре төрле яшьтәге, төрле дин, милләт кешеләрен берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә.
Пушкинның туган көне уңаеннан “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” филиалында “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен бөек шагыйрь белән танышу сәгате узды. Филиал җитәкчесе А.С. Пушкинның тормыш һәм иҗат юлы, рус телен үстерүгә керткән өлеше турында сөйләде. Ә ахырда барысы да бергәләп “Балык һәм балыкчы турында әкият” не тыңладылар.