1 июнь , гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә. Балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Әлеге бәйрәмне 1950 елдан башлап, Җир шарының һәр почмагында үткәрәләр. Аның максаты - беренче чиратта, өлкәннәргә һәр сабыйның балачагы бәхетле булырга тиешлеген искә төшерү, балаларыбыз бу көнне генә түгел, ә ел әйләнәсе кайгыртуга һәм игътибарга лаек икәнлеген ассызыклау.
Бу якты бәйрәм көн уңаеннан балалар өчен «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында «Минем бәхетле балачагым!» дип аталган рәсем ясау бәйгесе узды. Балалар чын рәссам булдылар. Әлеге шөгыльгә иҗади яктан килеп, һәрберсе үзенчә матур, кабатланмас рәсемнәр ясадылар, бәхетле балачакның иң истә калган көннәрен тасвирладылар.