Район Советы утырышында республика олимпиадаларында, спортта, иҗтимагый эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешкән талантлы балаларны билгеләп үттеләр.

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Вячеслав Козлов балаларны әзерләгән укытучыларга һәм үз балаларына талантларын үстерүдә ярдәм итүче ата-аналарга рәхмәт белдерде.

Бүген район парламентарийлары 10 мәсьәләне карады, утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова катнашты.

Депутатлар алдында «балалар сәламәтлеге, гомуми белем бирү учреждениеләрендә физик культура һәм спортны үстерү» ярдәмче программасын тормышка ашыру, Яңа Чишмә районында коррупциянең торышы һәм аны кыскарту буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар, җәйге чорда балалар һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру турында хисап тоттылар.

Монда ук кайбер норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертелде

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International