“Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре” мәгълүмат сәгате

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта глобаль челтәр яшь буынга йогынты ясауның куәтле коралы булды. Иллюзия дөньясы алар өчен торган саен җәлеп иткеч була бара. Аңа чумып, яшьләр үзләрендә «виртуальлеккә бәйлелек» формалашуы хакында хәтта уйламый да. Әмма Интернет кеше өчен файда гына түгел, ә зыян һәм куркыныч та тудыра.

Шул уңайдан, “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” филиалында “Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән мәгълүмат сәгате узды.  Әлеге дәреснең максаты: балаларны интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, балаларга интернетның зыяны hәм файдасын аңлату, үз сәламәтлегеңә хөрмәт тәрбияләү. Балалар тәкъдим ителгән материалны зур кызыксыну белән тыңладылар, фикер алышуда актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International