Бүген, 5 нче апрельдә, Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендәге Балалар иҗат үзәгендә, Рәдиф Гаташ исемендәге фәнни-гамәли республика конференциясе узды.
“Мин дөньяга хисләрем һәм мәхәббәт аша карыйм” дип аталган конференциядә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай бүләге лауреаты, күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташ һәм аның иҗатын үз итеп килүче сәнгать әһелләре дә бар иде. Әлеге конференциядә Зирекле лицейының 9 нчы сыйныф укучылары Габутдинова Сария һәм Газымова Нәзилә (җитәкчесе – Зарипова Ф.Р.) катнаштылар һәм III дәрәҗәдәге Дипломга лаек булдылар. Афәрин, кызлар! Котлыйбыз! Алга таба да зур уңышлар телибез!