“Саулык – зур байлык”

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның 4 апрелендә "Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее" филиалы җитәкчесе Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган “Саулык – зур байлык” дигән викторина үткәрде. Бөтендөнья сәламәтлек көне – үз иминлеге, сәламәт тәне һәм нык рухы турында кайгырткан һәркем өчен мөһим бәйрәм. Уен башында без табышмакларның җавапларын чишеп, дәресебезнең иң мөһим төшенчәсен ачыкладык. Сәламәтлеккә һәр кеше омтылырга тиеш, чөнки исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмәгать тормышында актив катнаша, хезмәттән, физик күнегүләрдән ямь таба. Киләсе уеннар “Мәкальләрне төзе”, “Әйе яки юк”, “Бу нинди спорт төре?” беркемне дә битараф калдырмады. Укучылар уеннарда бик теләп катнаштылар һәм күтәренке рух белән кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International