Төзекләндерү буенча икеайлык башланды

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Традиция буенча, ел саен апрель-май айларында районның торак пунктлары территорияләрен төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча икеайлык үткәрелә.

19 мартта район башкарма комитетының 2024 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр төзекләндерү буенча икеайлык үткәрү турында карары кабул ителде. Бу чорга чараларның җентекле планы төзелде, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фасахов җитәкчелегендә оператив штаб төзелде.

Чаралар планы буенча территорияләрне, паркларны һәм скверларны, юлларны һәм юл кырыйларын, урман посадкаларын, сулыкларны һәм чишмәләрне, җитештерү базаларын җыештыру һәм чистарту, яшелләндерү һәм агачлар утырту, бина фасадларын ремонтлау һәм буяу, юллардагы чокырларны ремонтлау, зиратларны төзекләндерү һәм чистарту, чәчәк түтәлләре ясау, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү һ.б. буенча зур күләмдә эшләр билгеләнгән.

26 апрельдә һәм 24 майда өмәләр үткәрү, шулай ук атна саен административ биналар тирәсендәге территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү планлаштырыла.
Ринат Фасахов җитәкчелегендәге район штабы икеайлыкның барышын контрольдә тотачак һәм координацияләячәк.

Икеайлык барышында административ комиссия даими рейдлар үткәрәчәк, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү барышын мониторинглау өчен мәктәп экопатрульләре җәлеп ителәчәк. Торак пункт территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозган очракта штраф санкцияләре каралган.

«Яңа Чишмә ТКХ» МУПга һәм «Гринта» ҖЧҖгә махсус техниканың чүп-чарны оператив чыгару буенча нәтиҗәле эшен тәэмин итәргә, контейнер мәйданчыкларын чисталыкта тоту йөкләнгән. Без, район халкы да, коммуналь хезмәткәрләрнең хезмәтен хөрмәт итәргә тиеш. Халык мәкале буенча, чисталык — җыештырылган урында түгел, ә чүпләнмәгән урында бит.

Быел яз узган ел белән чагыштырганда бераз соңара. Һәр җирдә дә кар бик күп әле, аны көн саен казырга, таратырга, биналарны периметр буенча кардан чистартырга, түбәләрне кардан арындырырга кирәк.

Барлык учреждениеләр һәм оешмаларның, районда яшәүчеләрнең уртак эше нәтиҗәсендә без үзебез яшәгән районыбызны, авылларыбызны чистарак, матуррак итә алачакбыз.

Алда — һәрберебезнең яраткан Май бәйрәмнәре һәм бу көннәрне без чиста, тәртипкә китерелгән яшәү урыннарында каршыларбыз, дип өметләнәбез.

1 апрельдән 31 майга кадәр районда территорияләрне санитар-экологик чистарту узачак.

Тулырак: https://novoshishminsk.ru/news/rajon-hellere/tozeklanderu-buenca-ikeailyk-baslandy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International