Әңгәмә “Ленинград блокадасы”

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Сугышның  79 нчы көнендә, ягъни 1941 елның 8 сентябрендә, немец-фашистлары, Ленинград шәһәрен чолгап алып, аның илебез белән элемтәсен өзәләр. Шәһәр өчен авыр көннәр  башлана, ләкин завод-фабрикалар эшләвен дәвам итәләр. 12 сентябрь мәгълүматлары буенча, шәһәрдә икмәк, ярма һәм ит – 30-35 көнгә, май – 45, шикәр –  60 көнгә генә җитәрлек, ә ташкүмер, бик саклап тотканда да, ноябрьгә, сыек ягулык  сентябрь ахырларына кадәр генә кулланырлык калган була. Ләкин алда – 29 ай, яки 900 көн...

Төньяк башкалада яшәүчеләр 900 көн буена ачлыкны да, салкынлыкны да, шартлатуларны, өметсезлекләрны һәм батырлыкларны да үз җилкәләрендә татыйлар. 1944 елның 27 гыйнварында гына Ленинград шәһәре азат ителә.

Бүген, әлеге көн уңаеннан, «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее " филиалында Шахмай авылы мәдәният йорты белән берлектә, 5 һәм 6 сыйныф укучылары өчен «Ленинград блокадасы» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә башында укучылар Бөек Ватан сугышы белән бәйле сорауларга җаваплар бирделәр. Аннан соң Бөек шәһәр блокадасының куркыныч вакыйгаларының тулы картинасын искә төшерделәр. Блокаданың төрле этапларын, ул вакытта 900 көн дәвам иткән ачлык, салкынлык һәм үлем вакыйгаларының мөһимлеген һәм бөтен куркынычлыгын күңелләре аша уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International