Әфганстанда һәм Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар белән очрашу

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Әфганстанда һәм Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә

 катнашучылар белән очрашу

Егерменче гасыр Россия тарихында мәңгегә истә калачак. Халкыбызга һәм солдатларыбызга өч аяныч сугыш кичерергә  туры килде. Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня сугышлары... Бу сугышлар автомат тотып, снарядлар атып, якыннарны югалтып, әниләрнең кайнар күз яшьләрен агызып өч буын аша үтте. Шактый вакыт узды. Яралар төзәлде, яшь егетләр өлкәнәйде, офицерлар олыгайды. Тик сугыш хаман хәтердә һәм еллар да, ераклыклар да аның эзен суытмый…

14 февраль көнне “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” филиалында кайнар нокталарда катнашучы авылдашларыбыз  белән очрашу узды: Мотыйгуллин Җәмил Нургали улы (Әфганстан), Исмаилов Рәшит Касыйм улы (Чечня). Шулай ук Шахмай урта мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары да чакырылган иде.

Очрашу барышында сугышчылар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, сугышта тыныч тормышның чын бәясен һәм чын дуслыкның ни икәнен аңлаттылар. Барлык катнашучылар да сугышта һәлак булган солдатларны һәм тыныч вакытта вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Очрашу азагында безнең геройлар укучыларга Ватанны яратырга, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, сәламәтлекне сакларга һәм Ватаныбызны дошманнардан якларга әзер булырга кирәклеге турында нәсыйхәт бирделәр. Чара чәй өстәле артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International