23 гыйнварда Халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган «Блокаданың 900 көне» күргәзмәсе ачылды (1944 ел). Күргәзмәгә беренче килүчеләрнең берсе - Зирекле авылында туып-үскән Шәбетдинов Марат Малик улы иде. Ул музей күргәзмәсен һәм экспозициясен кызыксынып карады. Марат Маликович "тыл хезмәтчәннәре" экспозициясенә аерым игътибар бирде.