БЕР ОЧКЫН ҖИТӘРЛЕК…

2022 елның 9 августы, сишәмбе

БЕР ОЧКЫН ҖИТӘРЛЕК…
«Район территориясендә бик эссе һәм коры һава торышы урнашты, янгын чыгу өчен бер очкын да җитә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең эшен максималь рәвештә көчәйтергә, халык арасында аңлату үткәрүләрен сорыйм. Бүгенге көндә басуларда эшли торган авыл хуҗалыгы техникасына аерым игътибар бирү-төзеклек, барлык кирәкле янгын сүндерү чаралары булу.» - диде район башлыгы Вячеслав Козлов «эшлекле дүшәмбе»киңәшмәсендә.
Хәзер урып-җыю эшләре югары һава температурасы шартларында алып барыла. Шуңа күрә янгын куркынычы янаган чорда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне генә түгел, ә торак пунктларны, инфраструктураны һәм урман массивларын да уттан саклау буенча үз вакытында профилактикага аерым роль бирелә. 
Район басуларында көн саен 90 комбайн эшли, 11 мең гектардан артык суктырылган, уртача уңыш гектарыннан 51 центнер, ә кайбер участокларда уңыш 100 центнердан артык тәшкил итә. 
 Биредә 2022 елның 1 яртыеллыгында КФҮнең эше дә тикшерелде. КФҮ барлыгы 286 төр хезмәт күрсәтә, уртача көнгә -56 мөрәҗәгать. Иң еш хезмәтләр –Росреестр, Эчке эшләр министрлыгының салым хезмәте, Пенсия фонды. Әлеге мәгълүматларны Яңа Чишмә филиалы начальнигы Әхмәтшина Роза җиткерде.
 #Яңа Чишмә-Яңа Чишмә районы работ работаНМР

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International