Район башлыгы Вячеслав Козлов Екатерина мәктәбендә ремонт эшләренең барышын һәм яңа ФАП төзелеше буенча эшләрнең ничек баруын карап чыкты

2022 елның 20 мае, җомга

Район башлыгы Вячеслав Козлов Екатерина мәктәбендә ремонт эшләренең барышын һәм яңа ФАП төзелеше буенча эшләрнең ничек баруын карап чыкты.  Уку йорты быел мәктәпләрне капиталь ремонтлау федераль программасында катнашты.

Уку процессына комачауламыйча, февраль аенда яңартуга керештеләр.

Хәзерге вакытта төзүчеләр барлык монтаж эшләрен диярлек башкардылар, идәннәрне тигезләделәр һәм түшәделәр. Хәзер классларны һәм коридорларны бизәү эшләре алып барыла. Шул ук вакытта инженерлык һәм электр челтәрләре, вентиляция дә үзгәрә.

Барысы да график нигезендә бара. Вячеслав Козлов моңа аерым игътибар юнәлтте. Яңа уку елына укучылар яңа уңайлы кабинетларга кайтырга тиеш. Тоткарлык булырга тиеш түгел.

ФАП төзелеше шулай ук зур темплар белән бара, каркас төзелгән, инженерлык челтәрләрен ясау буенча эшләр алып барыла.  

Яңа Чишмә муниципаль районы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International