Республика Яңа ел чыршысы-ул ел саен үткәрелә торган, матур вакыйга, ул республикада иң төп Яңа ел чараларының берсе. Ел саен оештыручылар Россия эстрадасының популяр артистлары чыгышы һәм иҗади номерлар белән уникаль программа әзерли.
25.12.21 елда районыбызның 17 сәләтле баласы Президент чыршысында булды, бәхетлеләр арасында-уку отличниклары, төрле иҗади конкурсларда, олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, социаль яктан якланмаган гаилә балалары.
Алар өчен матур тамаша һәм татлы бүләкләр әзерләделәр. Балаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.