Татарстанның яшь географлары V Республика турниры җиңүчеләре

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

 

2021 елның 4 декабреннән 5 декабренә кадәр Татарстанның яшь географларының V Республика турниры булып узды .Анда  республиканын гомуми белем бирү оешмалары командалары катнашты. Яшь географлар турниры укучыларның авыр географик проблемалы мәсьәләләрне хәл итү, аларны фәнни дискуссиядә (географик көрәш) тәкъдим итү һәм яклау сәләтендә команда-шәхси ярышы булып тора. Безнең район данын Яңа Чишмә гимназиясенен 10 сыйныф  укучылары Мусина Гөлгенә  , Хиразев Кәрим , Пегашова Ксения  яклады. Анда Мусина Гөлгенә I урынны алды һәм «иң яхшы докладчы» дипломы белән бүләкләнде, ә Хираҗев Кәрим I урынны алды һәм «иң яхшы оппонент»дипломы белән бүләкләнде. Аларнен фәнни җитәкчесе география укытучысы Рамазанова Гөлназ Илгизәр кызы . Сезне жиңүегез белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International