Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Яңа Чишмә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды.
Алар район башлыгы Вячеслав Козлов белән бергә 53 кеше яши торган учреждениенең эше белән танышты, өлкән яшьтәге кешеләр яши торган шартларны бәяләде һәм алар белән аралашты.
"Картлар йортына эләгә торган кешеләр-актив кешеләр. Димәк, аларның тормышын мөмкин кадәр тулы, мобиль итәргә кирәк. Һәм, һичшиксез, алар монда үзләрен өйдәге кебек хис итәргә тиеш."- дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.
Биредә әби - бабайларга күңелсезләнергә туры килми. Интернат-йорт хезмәткәрләре төрле мастер-класслар үткәрәләр, тернәкләндерү өчен дәресләр үткәрәләр, ә хәзер барысы да бергә бәйрәм атмосферасын тудыралар һәм Яңа елга әзерләнәләр.
Район башлыгы Вячеслав Козлов Яңа Чишмә интернат-йорты коллективына аларның һөнәри осталыклары, күңел җылысы һәм кайгыртучанлыклары өчен рәхмәт белдерде.
Яңа Чишмә муниципаль районы