"ISTELEK» иҗат берләшмәсе Татарстан Республикасы буенча үз концертларын башлый

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

2 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә Лаеш шәһәре мәдәният йортында «ISTELEK»иҗат берләшмәсенең беренче концерт программасы була. » ISTELEK " (истәлекләр) – этно-фьюж юнәлешендәге музыка төркемнәренең иҗат берләшмәсе. Концерт программасында Татарстан Республикасының заманча музыка иҗатын, фольклорны һәм электрониканы органик катнаштырып, иҗат итүче популяр башкаручылары катнашачак: «Zakaria»яшьләр фолк-төркеме; Shoner Paul удмурт телендә заманча музыка авторы-башкаручы; Андеграунд стилендә заманча татар музыкасын башкаручы Илгиз Шәйхрәзиев; Казанның популяр диджей Malsi Music Алмаз Әсхәдуллин CYBERTAT проекты белән. Концерт программасы мәгърифәтчелек характерына ия, аның кысаларында интерактив программа – тамашачыларны Татарстан автохтоннары халыкларының туган телләре, костюмнары, гореф-гадәтләре белән таныштыру планлаштырыла. Концертта катнашучылар татар, рус, башкорт, удмуртлар, мордвалар, марилар, керәшеннәр, чувашлар мәдәнияте белән танышачак.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International