Яңа Чишмә районының 3 авыл җирлеге 1,5 миллион сум грант отты.

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Яңа Чишмә районының 3 авыл җирлеге 1,5 миллион сум грант отты.
Ел саен Татарстан Республикасында иң яхшы авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча конкурс үткәрелә.
Быел 70 авыл җирлеге һәм Татарстан муниципаль районнарының административ үзәкләре булмаган шәһәр тибындагы поселогы нигезендә төзелгән 3 шәһәр җирлеге җиңүче булды.
Шул исәптән Петропавел, Зирекле, Буревестник авыл җирлекләре дә. 
Алар 1,5 миллион сум күләмендә акча алдылар. 
Петропавловка авыл җирлеге бу акчага МТЗ-82 тракторы сатып алган инде. 
Зирекле авыл җирлеге дә трактор сатып алырга планлаштыра.
Буревестник авыл җирлеге зиратка 200 метр вак таш түшәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International