Тәрбияче һәм мәктәпкәчә хезмәткәр көне

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Халык милләт буламыни,

Булмаса тәрбиясе.

Тәрбиягә җан өрүче

Синдер ул — тәрбияче.

Бүген, 27 нче сентябрьдә, тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре. Шул уңайдан, “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” аларны бәйрәм кичәсенә чакырды. Тарихка күз салсак, 1863 елның 27 нче сентябрендә Санкт-Петербургта иң беренче балалар бакчасы ачылган, Аделина Семенович – балалар бакчасына нигез салучы. Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт.  Ул зур сабырлык, күңел юмартлыгы таләп итә торган озакка сузылган эшчәнлек.

Безнең бәйрәмебезнең төп кунаклары хәзергесе вакытта лаеклы ялда булган өлкән буын тәрбиячеләре һәм “Ромашка” балалар бакчасының хезмәткәрләре иде. Алар белән без әдәби мирасыбызның бер өлеше булган балалар фольклоры, халык авыз иҗатына кагылышлы биремнәр үтәдек. Мәкальләрне төгәлләделәр, табышмакларга җаваплар  таптылар, кызыклы сорауларга да җавапларны бик тиз әйттеләр. Татар орнаментларын искә төшереп, алъяпкычларга “чигү төшерделәр”. Бәйрәм ахырында чәйләр эчеп, аралашып утырдылар.

Сездәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

Сездәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,

Һәр көн сезгә ничә сабый карап тора

Алар сезне әниседәй якын күрә.

Еласалар, сез аларны юатасыз,

Сөйләшәсез күңелләрен аңлап кына,

Орышасыз кайчагында җайлап кына,

Кирәк чакта җитез дә сез, тапкыр да сез,

Кирәк чакта батыр да сез, сабыр да сез,

Бик җаваплы, авыр сезнең хезмәтегездә,

Тиешенчә күрсәгез иде хөрмәтен дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International