25 сентябрь көнне Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә «Татарстанның бадминтон өметләре»республика ярышлары узды
Ярышларда 256га якын катнашучы катнашты. «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының спорт мәктәбе» МБУ исеменнән ике тәрбияләнүче Муксинова Румия һәм Фокеева Валерия катнашты.2009 елда туган яшь төркемендә Татарстан Республикасының 64 спортчысы катнашты, безнең тәрбияләнүче Румия 5 нче урынны алды. Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!