Хәйрия – игелекле эш

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе
Хәйрия – игелекле эш «Шешминская новь» газетасы редакциясе район халкына интернат-йортта яшәүче ялгыз пенсионерларга бүләкләр җыюда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Сишәмбе көнне без интернат-йортта булдык һәм аның директоры Зәлинә Лизуновага җыелган бүләкләрне тапшырдык. Ленино авыл җирлеге башлыгы Мария Дубровина үзеннән өч мең сум акча бирде, ә район газетасы хезмәткәрләре өлкәннәр өчен өстәл уеннарының дүрт төрен сатып алды, шулай ук татар телендәге нәфис әдәбият яңалыкларын да кертте. - Әбиләр ял итү өчен яңа уеннарга бик шатландылар. Интернатта яшәүчеләр һәм җитәкчелек игелекле эшкә өлеш керткәннәре өчен хәйриячеләргә зур рәхмәт белдерәләр, - дип хәбәр итте редакциягә социаль эш буенча белгеч Гүзәл Мостафина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International