Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне булган хатын – кызларның героик үткәне турында мультимедиа презентацияләре һәм видеороликлар конкурсы»

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Яңа Чишмә районы Башкарма комитеты карары нигезендә, агымдагы елның 12 мартыннан 10 апреленә кадәр Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын – кызларның героик үткәне турында «тыл хезмәтчәннәре – тере тарих» дигән мультимедиа презентацияләре һәм видеороликлар конкурсы үткәрелде. Конкурс комиссиясенә 16 эш тәкъдим ителде. 4 җиңүче билгеләнде:
1 урын Нургатина Самира ("Ландыш" ү/с Яңа Чишмә авылы)
2 урын Рамазанов Таһир (Яңа Чишмә гимназиясе)
2 урын Миначева Ләйсән (Тубылгытау мәктәбе)
3 урын Ибраһимова Фирүзә (Чаллы мәктәбе)
Соңгы кыңгырау көнендә үткәрелгән линейкаларда район конкурсында катнашучыларның барысына да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International