«Пионерия кайтавазы»

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

19 май - В.И. Ленин исемендәге пионерлар оешмасының туган көне. Ә гади итеп әйтсәк, Пионерия көне. Бүген дә өлкән буын вәкилләре өчен бу көн пионер балачагын искә алу өчен бер  сәбәп. Ә яшьләргә  - күп кенә кызыклы нәрсәләр турында белү,  үткән һәм киләчәк арасында параллель үткәрү өчен кирәк. Бу вакыйга уңаеннан “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музеенда” 6 нчы сыйныф укучылары катнашында “Пионерия кайтавазы” дигән музей- дәрес узды. Балалар белән очрашуга озак еллар Шахмай урта мәктәбендә пионервожатый булып эшләгән Галимова Назимә Габдуллаҗан кызы һәм Мифтахетдинова Миләүшә Хәмзә кызы чакырылган иде. Шулай ук пионерия тормышын чагылдырган күргәзмә дә оештырылды.

            Башта музей мөдире Гөлнар Камил кызы презентация слайдлары аша балаларны әлеге бәйрәмнең тарихы, атрибутикасы белән  таныштырды. Аннары 1929-1930 елларда оештырылган Шахмай урта мәктәбе пионер оешмасы эшчәнлеге турында сөйләде. Кичәгә чакырылган кунаклар үз хатирәләре белән уртаклаштылар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International