Үзмәшгуль гражданнарга Пенсия фондына взносларны ничек түләргә? 2021 елда Пенсия фондына нинди иминият взносларын түләргә кирәк?
Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия Хираҗева 2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә үзмәшгуль гражданнар өчен һөнәри керемгә салым кертелүен аңлатты.
Үзмәшгульләр-эш бирүче һәм ялланган хезмәткәрләре булмаган затлар, ягъни шәхси хезмәт эшчәнлегеннән керем алучы гражданнар (мәсәлән, репетитор, маникюра остасы, сиделка һ. б.).
Пенсия фондына иминият взносларын түләү өчен «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы затларга мәҗбүри пенсия иминияте буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә керергә кирәк. Моның өчен Пенсия фондының территориаль органына шәхсән, почта аша, «минем салым» мобиль кушымтасы яки Иминиятләштерелгән затның ПФР сайтында шәхси кабинеты аша гариза бирергә кирәк.
РФ Салым кодексының 430нчы маддәсе нигезендә, «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы затларга түләнергә тиешле иминият взносларының минималь күләме билгеләнмәгән, ләкин тулы исәп-хисап чорының иминият стажына исәпкә алу өчен әлеге исәп-хисап чорында мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият взносының кимендә беркетелгән күләмен түләргә кирәк. 2021 елда иминият взносларының фиксацияләнгән күләме 32448 сум тәшкил итә, максималь күләме — 270167,04 сум.
Иминият взносларын түләү чоры иминият стажына исәпләнә. Әгәр түләнгән сумма беркетелгән күләмнән кимрәк булса, иминият стажына түләнгән иминият взносларына пропорциональ рәвештә билгеләнә торган чор исәпләнә.
Үзмәшгуль гражданин взнослар түләү вакытын мөстәкыйль билгели: берьюлы бөтен сумманы күчерергә яки билгеле бер вакыт эчендә түләүләрне башкарырга мөмкин. Календарь ел ирекле взнослар түләү буенча исәп-хисап чоры булып тора. Иминият взносларын түләү срогы-агымдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча.