2021 елның 26 апрелендә Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылган «Туган тел» дип исемләнгән регионара шигырь укучылар бәйгесе Свердловск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында онлайн-форматта узды. Кичә, 28 апрельдә, «ТНВ-планета» телеканалы аша конкурс нәтиҗәләрен игълан иттеләр: жюри әгъзалары бертавыштан Шахмай урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Тимур Саттаровка ГРАН-ПРИ тапшырдылар. Телевидение аша Г.Тукайның «Китмибез» шигырен уку трансляцияләнде. Тимурны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз!