Ана капиталын пенсиянең тупланма өлешеннән алырга була

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Ана капиталын пенсиянең тупланма өлешеннән алырга була

 

Ана (гаилә) капиталы хуҗалары тупланма пенсияне формалаштыруга акча средстволарын кулланудан баш тартырга хокуклы. Ягъни, элегрәк ана капиталын үз тупланма пенсиясен формалаштыруга юнәлдерергә карар иткән хатын-кыз, пенсия билгеләнмәгән очракта, аны теләсә кайсы вакытта чакыртып ала һәм башка максатларга сарыф итә ала.
Акчаны ярты елдан соң РПФКА кире кайтарганнан соң файдаланырга мөмкин булачак. Бу акчаларны РПФ счетына күчергәндә, аның территориаль органнары сертификат хуҗасы адресына акча керү турында белдерү юллый. Алты ай дәвамында сертификат хуҗасына аның нәрсәгә тотачагын сайларга кирәк: торак шартларын яхшыртуга, бала (балалар) белем алуга, социаль адаптация һәм инвалид балалар җәмгыятенә интеграцияләнү өчен товарлар һәм хезмәтләр алуга. Югыйсә, акча булачак пенсияне формалаштыруга әйләнеп кайтачак.
Ана капиталы акчаларыннан файдалану турында гаризаны Россия Пенсия фонды сайтында, Дәүләт хезмәтләре Порталында, шулай ук КФҮләрдә яки РПФның территориаль органында шәхси кабинет аша бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап икенче яки өченче һәм аннан соңгы балалары туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә туган гаиләләр өчен ана капиталы күләме 2021 елда 639 431,83 сум тәшкил итә. Башта беренче балага ана капиталы алган, аннары тагын бер бала тапкан яки уллыкка алган гаиләләр өчен өстәмә рәвештә күләме 155 550 сумга арткан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International