Яңа Чишмә районында язгы кыр эшләре бара.

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Яңа Чишмә районында язгы кыр эшләре бара.
Район башлыгы Вячеслав Козлов үткәргән оператив штаб утырышында язгы кыр эшләрен башкаруның барышы турында фикер алыштылар. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Леонид Богомолов райондагы хәл турында сөйләде.
«Район хуҗалыклары язгы чорга актив кушылдылар. Авыл хуҗалыгы культураларын тукландыру бара. Көзге бөртекле культуралар 93% мәйданда тукландырылды. 12 мең гектарда тырмалау башкарылган, бу гомуми мәйданның 90% ын тәшкил итә. Сабан культураларын чәчү бара, арпа, солы, көнбагыш, рапс кебек 4700 гектар мәйданда чәчелгән."- диде Леонид Богомолов.
Район башлыгы кушуы буенча кырда эшләүче механизаторлар өчен ашханәләр тикшерелә.
«Барлык санитар нормалар, шулай ук туклану сыйфаты үтәлергә тиеш. Яхшы хезмәткәр-танылган хезмәткәр."- дип ассызыклады Вячеслав Козлов.
Каралган мәсьәләләрнең тагын берсе аграрийларны минераль ашламалар белән тәэмин итү булды. Яңа Чишмә районында бүгенге көндә 71,1 кг/г матдә бар, әмма ашлама кулланмый торган тагын берничә хуҗалык бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International