Уен-кичә “Тукайны яратабыз”

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Бүген бөтен татар дөньясы бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууының 135 еллыгы билгеләп үтә. Шушы уңайдан музейда “Тукайны яратабыз” дип исемләнгән уен-кичә булып үтте. Әлеге чарада 5-6 сыйныф укучылары катнашты. Балалар бөек Тукайның тормыш юлы, иҗаты буенча әзерләнгән биремнәрне үтәделәр. “Бу өзек кайсы әсәрдән?” дип аталган биремдә алар шагыйрьнең әкиятләрен һәм шигырьләрен искә төшерделәр. Икенче биремдә Тукай әсәрләре буенча куелган мультфильмнарны карап, игътибарлылыкта ярыштылар. Өченче бирем шулай ук бик кызыклы иде, пазллардан иллюстрацияләр җыйдылар.

            Сөекле Тукаебызны онытмыйча, аны зурлыйбыз, яратабыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып, яшәргә өйрәнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International