Бөтенроссия туган тел форумы

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

23 апрельдә Казанда Бөтенроссия туган тел форумы узды. Аның кысаларында татар теле буенча Халыкара олимпиада һәм "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесе җиңүчеләре һәм призерлары исемнәре аталды.

Җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Безнең районнан "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсында 1 урын яулаган Шахмай урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Тимур Саттаров Диплом һәм 10 000 сум премия белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International