Конкурс 2021 елның 23 апреленнән 24 маена кадәр үткәрелә.
Анда катнашырга РФ гражданнары һәм РФ территориясендә яшәүче скульпторлар һәм архитекторлар, тиешле профильле уку йортлары студентлары чакырыла.
Конкурста бер автор да, авторлык коллективы да катнаша ала.
Катнашу өчен гаризалар 2021 елның 23 апреленнән 7 маена кадәр кәгазь носительдә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420015, Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33 йорт, каб. 113. электрон формада электрон почта адресына: Guzel.Kuteeva@tatar.ru к
Бюстны ТР Питрәч районының Әлвидино авылында Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов музее янында урнаштыру планлаштырыла.
Конкурс турында Нигезләмә һәм гариза формасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://mincult.tatarstan.ru/tvorcheskiy-konkurs-na-luchshiy-eskizniy-proekt.htm
Белешмәләр өчен Телефон: (843) 264 73 91, 264 74 38.