«Үз эшенә җавапсыз һәм хуҗасыз караучы кеше бу вазифаны биләмәскә тиеш» - дип ассызыклады район башлыгы Вячеслав Козлов.

2021 елның 16 апреле, җомга

«Үз эшенә җавапсыз һәм хуҗасыз караучы кеше бу вазифаны биләмәскә тиеш» - дип ассызыклады район башлыгы Вячеслав Козлов.
Бүген Шахмай авылында авыл җирлекләре башлыклары, бюджет учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча чираттагы киңәшмә узды.
Биредә бюджет үтәлеше, гражданнарның социаль челтәрләр аша мөрәҗәгатьләре турында фикер алыштылар, азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүнең барлык кирәкле процедураларын үтәү буенча берничә учреждениегә җентекле анализ ясадылар.
Вячеслав Козлов билгеләп үткәнчә, тикшерү барышында азык-төлек сыйфатында хокук бозулар ачыкланган һәм бу хокук бозуларга юл куйган гаепле затлар җәзага тартылачак.
Районның контроль-хисап палатасы рәисе җитәкчеләргә, контракт шартларына туры килми торган товардан баш тарту һәм товар белән тәэмин итүчегә претензия хаты язу хокукында булуын искәртте.
"Барлык башлангыч сыйныф укучылары да бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителергә тиеш. Биредә бу эшне оештыру гына аз. Ризыкның нинди продуктлардан әзерләнүен күзәтеп торырга һәм, әлбәттә, бөтен процессны контрольдә тотарга кирәк. Әгәр дә сез моны оештыра алмыйсыз икән, нигә шундый җитәкче кирәк", - диде район башлыгы, киңәшмәне тәмамлап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International