«Татарстан Республикасының цифрлы мәктәбе лидеры» Республика конкурсы җиңүчесе.

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

«Ачык мәктәп 2035» проектын тормышка ашыру кысаларында 2020 елның декабрендә укытучылар өчен «Татарстан Республикасының цифрлы  мәктәбе лидеры» II Республика конкурсы узды. Конкурс уку эшчәнлеге кысаларында цифрлы инструментларны актив кулланучы, ИКТ-компетенцияләрне үстерүгә омтылучы һәм электрон белем бирү технологияләрен гамәлгә ашыруның яңа алымнарын үзләштерү белән кызыксынучы талантлы педагогларны ачыклауга юнәлдерелгән. Яңа Чишмә муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары арасында әлеге конкурста Зирекле лицее укытучысы Сөләйманова Гөлшат Ислам кызы катнашты һәм җиңүче булды. Аны җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International