Вячеслав Козлов гаилә парын 60 ел бергә гомер итүләре белән котлады.

2020 елның 27 ноябре, җомга

Әниләр көне алдыннан Вячеслав Козлов гаилә парын 60 ел бергә гомер итүләре белән котлады.
Ак бүре авылыннан Шәрипҗан Разап улы һәм Макбуля Минневәли кызы Сәхәбетдиновлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
«Хөрмәтле Шәрипҗан Разапович һәм Макбулә Минневалиевна! Сез – заманча яшь гаиләләр өчен лаеклы үрнәк. Сез шундый озын юлны бергә үттегез һәм һәрбер кешенең мәхәббәт, тугрылык һәм бер – берегезгә тугрылыгы булган иң изге юлны үттегез. Бу бик мөһим, һәм мин сезгә гаилә кыйммәтләрен саклап калуыгыз өчен рәхмәтлемен. Сезгә тагын шундый ук бәхетле елларыгыз булсын!",- дип котлады Вячеслав Козлов һәм кечкенә генә бүләк тапшырды.
Ирле-хатынлы Сәхәбетдиновлар гомер буе авыл хуҗалыгына багышлаган. Шәрипҗан Разап улы механизатор булып 43 ел эшли, Макбула Минневәлиевнаның авыл хуҗалыгында эш стажы 40 ел тәшкил итә. Вячеслав Козлов аларга шундый авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлекле медаль тапшырды.
«Без тормышта барлык кыенлыкларны да җиңеп чыга алдык. Катлаулы мизгелләр, әлбәттә, булды, әмма иң мөһиме-янәшәдә булу һәм бер-береңә ярдәм итү. Мөгаен, шуңа күрә без әле дә бергә. Без барлык гаиләләргә дә бер-берсен яратып кына калмыйча, бәхилләшә белүләрен телибез. Һәм, әлбәттә инде, безнең бәхетебез шунда ки, безнең тату һәм зур гаиләбез», - диләр бер тавыштан Шәрипҗан Разап улы һәм Макбүлә Минневәли кызы Сәхәбетдиновлар.
Котлау сүзләре даими рәвештә Сәхәбетдиновлар гаиләсе гомер иткән еллар хатирәләре белән алмашынды, ә һавада наз һәм мәхәббәт белән тулы иң мөһиме – «гаилә»сүзе барлыкка килде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International