2020 елның 20 ноябрендә «Глаголица» бәйсез әдәби премиясе «Әкият»курчак театрында бүләкләү тантанасы белән VII сезонын тәмамлады. Ул быел катнашучылар саны һәм яшәү географиясе буенча рекордлы булды. Катнашучылар Бөекбритания, Испания, Италия, Израиль, Америка Кушма Штатлары, Финляндия, Казахстан, Молдова һәм башка күп кенә чит илләрдән, Россиядән һәм Татарстаннан авторлар хикәяләр, шигырьләр һәм тәрҗемәләр җибәргән. Жюри әгъзалары «Глаголица» премиясенең җиденче сезон дипломантларының исемнәрен атадылар. Алты номинациядә Мәскәү, Екатеринбург, Ярославль, Пермь, Чиләбедән килгән яшь язучылар җиңде - барлыгы 29 автор. Алар арасында - «Татар телендә проза» номинациясендә Шахмай урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Тимур Саттаров җиңүче (1 урын) булды. Тимурны, аның якыннарын һәм татар теле укытучысы Кадрия Гыйльманованы лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм аңа иҗади уңышлар телибез!