Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу уникаль проект, беренче тапкыр интерактив формада Россиянең бай тарихын күрсәтә.
Татарстан халкын Казанда ачылган «Россия – минем тарихым» тарихи паркына чакыралар. Оештыручылар бу уникаль мультимедиа проекты, Россиянең бай тарихын, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен интерактив формада беренче тапкыр күрсәтә, дип ассызыклыйлар.
Ул «Рюриковичлар», «Романовлар», «1914-1945: Бөек Җиңүгә Бөек тетрәнүләр» һәм «Россия-минем тарихым: 1945-2016»дигән хронологик урнашкан 4 экспозициядән тора. Аларның гомуми мәйданы 5500 квадрат метрдан артык.
Моның белән беррәттән биредә Татарстан тарихы да бар: беренче төрки дәүләт оешмаларын булдырудан алып бүгенге көн вакыйгаларына кадәр. Ул республика турында, патриотизм хисе тәрбияләп, милләтара һәм конфессиональара татулыкның күптәнге традицияләре булган төбәк буларак, тулы күзаллауны формалаштыра.
«Биредә сез күңелсез картиналарны да, скульптураларны да күрмәячәксез. Бу яңа мәгълүмати технологияләр белән уникаль интерактив мәйданчык, анда «тарих» җанлана», - дип ассызыклады проект авторлары.