15-16 ноябрьдә район мәгриф оешмаларының 6-11 сыйныф укучылары Бөтенроссия экологик диктантын яздылар. Диктантның максаты - РФ мәгариф оешмаларында белем алучы укучылар арасында экологик белемнәрне популярлаштыру, гражданнарның экологик юнәлешле буынын тәрбияләү. Диктант биремнәре укучыларның экологик грамоталылыгын тикшерүгә юнәлтелгән ачык һәм ябык мәсьәләләрне үз эченә ала. Диктант биремнәре 25 сораудан тора. Диктантны үткәрү вакыты - 45 минут. Барлык катнашучыларга акциядә катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез.