Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2020 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар уздыру планы-графигы нигезендә Яңа Чишмә муниципаль районының хуҗалык субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алышу буенча гавами чара үткәреләчәк.
Чараның исеме: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләрен гавами тикшерү.
Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы.
Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2020 елның 24 ноябрендә 10.00 сәгатьтә.
Чараны уздыру ысулы: zoom платформасы аша онлайн режимында киңәшмә.
Чараның статусы: планлаштырылган.
Чараның кыскача тасвирламасы: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алышу; ачыкланган бозуларның сәбәпләрен анализлау һәм гамәлдәге законнарның контрольдә тотылырга тиешле субъектларына аңлатма бирү.
Чара нәтиҗәләрен кыскача тасвирлау: чара тәмамлангач, катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.
Тоташтыру өчен сылтама:
https://us02web.zoom.us/j/2189888162?pwd=WDYrWFo3NWtXQTJXSEdZbFRLcDhlQT09
Конференциянең идентификаторы: 218 988 8162
Керү коды: 742087
Күрсәтелгән тематика буенча сезне кызыксындырган сорауларны 23.11.2020 елга кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрә аласыз: Aleksandr.Panov@tatar.ru
Мәгълүматны телефон аша ачыкларга була: 8 (84342) 5-15-50, 8 (84342) 5-49-85
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы
Теглар: ачыктан-ачык тыңлаулар