2020 елның 1 ноябрендә «Милли мультfest»Республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән 2020 елның ноябреннән 2021 елның маена кадәр узачак.
Катнашу өчен анимацион мультфильмнар, кыска метражлы фильмнар һәм татар телендә компьютер уеннары кабул ителә. Кинофестивальдә аерым коллективлар да, 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге физик затлар да катнаша ала. Әгәр дә коллектив эшләгән икән, катнашучыларның уртача яше исәпкә алыначак. Сайлап алу турлары 2020 елның 1 ноябреннән 2021 елның 30 гыйнварына кадәр узачак. Район этаплары өч зонада узачак, аннары — ярымфинал. Фестивальнең финалы Казанда 26 апрельгә планлаштырылган.
«Милли мультfest» ның төп максаты — татар телен саклау, тамашачы мәдәниятен үстерү һәм анимацион, кыска метражлы уен фильмнары һәм компьютер уеннары ярдәмендә балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәсен баетуга ярдәм итү.
Конкурска тәкъдим ителгән эшләрне сценаристлар, режиссерлар, операторлар һәм кинотәнкыйтьчеләр кергән жюри әгъзалары бәяләячәк. Беренче урын өчен — 100 000 сум, икенче урын өчен — 70 000 сум һәм өченче урын өчен-50 000 сум күләмендә премия каралган.
Барлык конкурс эшләре дә татар телендә булырга тиеш. Фильмнар DVD, mkv, mp4, avi форматында электрон адрес буенча кабул ителә. info@tatarkino.ru к Тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин http://www.tatarkino.ru/
Контактлар: Ландыш Гарифуллина +7 (953) 999-36-75 landysh.talgatovna@mail.ru